90 СЕЗОН

Яңалыклар

Өлкәннәргә – истәлек, яшьләргә гыйбрәт булды (Автор – Рәфидә Галимҗанова, Чыганак “Шахри Казан”)

Кичке уеннарда шаулап узган яшьлек елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Чәчләрне ике толымга үреп, матур күлмәкләрне киеп, гармунчы егетләр белән кичке уенга чыгулар кичә генә булган кебек…

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, тамашачысына бүләк әзерләде. Фойега килеп керү белән, элеккеге мохиткә эләгүеңне сизми дә каласың. Һәр почмакта яшьлекне искә төшерүче хатирәләр – эскәмия янындагы чемоданнар, Хрущевның Советлар союзы коммунистлар партиясе программасы турындагы китабы, алмалар белән тулы кәрзин, тәрәз төбе…

Берничә мизгелдән гитара һәм баян тоткан ике яшь егет пәйда булды. Баянчы тәрәзә янына утырып, «Сарман буйларында»ны уйнаса, гитарист исә эскәмиядә хисләнеп, сөйгәнен көтте. Сюжет линиясе алдан билгеле булмаса да, театр артистларының яшьлеккә хас булган күңелле вакыйгаларны күрсәтәселәре көн кебек ачык иде. Тамаша әби-бабайларны үзләре белән алып кереп китте. Һәркем эскәмиягә утырып, баянчы егет янына басып фотога төшәргә өлгерде. Күп тә үтмәде, тамашаны җанландырып, Зөлфия Вәлиева йөгереп чыкты. Роле буенча, тамашачы арасыннан ирен эзләде. Бары тик шуннан соң гына без көткән чын тамаша башланып китте.

«Безнең ишегалды хатирәләре» тамашасы беренче тапкыр уздырыла. Шуңа күрә тамашаның нигезендә берничә әсәрдән алынган өзекләр ята. Авторлары – театрның режиссеры Резедә Гарипова һәм артист Зөлфәт Закиров. Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, мондый мәгънәдәге чаралар киләчәктә күбрәк үткәрелер дип көтелә. Бу чара яшьлеккә алып кайтуы белән тамашачыга бик якын. Бүген өлкәннәр өчен куйсак, алга таба яшьләрне дә җәлеп итәргә исәп, ди ул. «Яшьләрне ничек җәлеп итмәкче буласыз соң?» – дип сорадым тамашага килгән бер-ике генә яшь кызны күреп. «Монда әби-бабайлар балалары белән килгәннәр. Алай гына да түгел, алар шушында төшкән фотоларын кайтуга ук оныкларына күрсәтәчәк. Театрда шундый күренешләр дә була икән дип, яшьләр, һичшиксез, кызыксыначак. Бүген сәхнә генә кызык түгел, әзрәк иҗади бәйләнеш тә кирәк», – диде театр җитәкчесе.
Бу турыда тамаша килгән яшьләрнең дә фикерен ишетәсем килде. Данис Хисмәтуллин мондый чараларны гореф-гадәтләр югалмасын өчен кирәк дип саный. «Театрга яшьләрнең сирәк йөрүе, тартылмавы борчый», – ди Данис. Аның янында гына берсен-берсе уздырып, ак яулыклы әбиләр яшьлек хатирәләрен искә алганнарын ишеттем. «Чәчемне икегә үреп йөргән чакларымны сагынам. Күлмәкне дә кичке уен өчен гел чиста тота идек бит. Әнием гел мине ачуланып, “Үтүкләп туздырасың син аны!” – дия иде».

Тамашага Төмән якларыннан кайткан Фәридә апа Идрисова яшьлегендә дә баянчы егетләр күп булган. «Без үскәндә театр юк иде, шуңа да карамастан, биеп үстек!» – ди ул баянчы егеттән күзен ала алмыйча.

Театрның иң мөлаем артисты Резеда Төхвәтуллина да тамашада яшь кыз ролен башкарды. «Без гаиләдә өч бала үстек. Апам белән энеләрем бакчада эшләгәндә атынгычта җырлап утыра идем. Хәзер генә ул заманалар кызык түгел. Яшьләрне ике төрлегә бүлеп карыйм. Бүгенге тамашага килгән яшьләр – гади, авылда үскән студентлар дип саныйм мин», – ди артист. Аның сүзен Тинчурин театры артисты Гөлчәчәк Хафизова да хуплады. «Элек безнең өлкән артистлар берәр җирдә бәйрәм була калса, рәхәтләнеп биегәннәр. Ничә яшьтә булуларына карамастан, гәүдәләре көйгә ятып торган. Хәзерге яшьләрне кызыксындыру авыр», – ди ул.

Бу тамашадан соң да милли көйләргә биюче апалар булмады түгел. Яшьлектәге кебек парлашып, вальс та әйләнеп килделәр. Ә аннары барысы бергә җыелышып, «Гашыйклар тавы» спектаклен карарга тамаша залына кереп киттеләр.

Тинчурин театры өлкән буын вәкилләрен бер ишегалдына җыеп, киләчәккә адым ясады кебек. Хәзерге заман яшьләре дә телефоннарны бер читкә куеп, театрга «танцы»ларга йөри башласа, бу, һичшиксез зур уңыш булыр иде!

Рәфидә Галимҗанова

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/olknnrg-istlek-yashlrg-gyybrt-buldy

Фото: tinchurinteatr.ru