90 СЕЗОН

Яңалыклар

Әсәр. Тамашачы. Сәхнә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 7 февраль, 16.00 сәгатьтә, “Әсәр.Тамашачы.Сәхнә” дип аталган яңа проект кысаларында, Ләйсән Әминеваның “Абыстакай” пьесасын тамашачыга тәкъдим итте. Әлеге проектның авторы театрыбызның музей мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре – Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова. Әлеге чарада Тинчурин театры артистлары – Зөфәр Харисов, Ләлә Миңнуллина, Люция Галләмова, Гүзәл Гарәпшина; театр белгече Әлфәт Закирҗанов һәм укытучылар, укучылар, тамашачылар катнашты.