90 СЕЗОН

Яңалыклар

Әнкәй – җирдә иң зур кеше!

Татарстан Республикасының Казан шәһәре ятим балалар һәм инвалидларны яклау “Наз” иҗтимагый хәйрия фонды, Әниләр көне уңаеннан, Тинчурин театрында кунакта булды. Традиция буенча дәвам итә торган матур очрашуда “Наз” фонды вәкилләре ятим һәм инвалид балаларны тәрбияләүче әниләрне бәйрәмнәре белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан кунаклар спектакль карады.