90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Язга хәтле яз» төбәкара драматургия бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе 

Иртәгә, 8 декабрьдә 13:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Спикерлар:

  1. Фәнис Мөсәгыйтов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры.
  2. Туфан Имаметдинов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры.
  3. Гөлназ Бәдретдин – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек мөдире.
  4. Рәмзия Галимова – «Идел» журналының баш мөхәррире.

Матбугат очрашуы кысаларында бәйгенең үткәрелү тәртибе, катнашучыларга төп таләпләр, милли театрлар өчен репертуарга алырлык әсәрләр даирәсен киңәйтү кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.

«Татар-информ» сайтында трансляция булачак.

«Язга хәтле яз» төбәкара драматургия бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе 
«Язга хәтле яз» төбәкара драматургия бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе