90 СЕЗОН

Яңалыклар

Эльвира Газизованы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 21 мартта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хезмәткәре ГАЗИЗОВА ЭЛЬВИРА ФАИК кызының туган көне.

Хөрмәтле Эльвира Фаик кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!