90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Чаша»да Тинчурин театрының матбугат конференциясе узачак

11 октябрь 11.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәгендә Тинчурин театры юбилей сезонының беренче премьерасы – «Ай, былбылым!» спектакленә багышланган пресс-конференция узачак. Спектакль геройлары белән әлеге урын арасында бәйләнеш булганга күрә, чараны үткәрү локациясе итеп, «Чаша» сайлап алынган.

Пресс-конференциядә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, Татарстан Республикасының халык артисты Ләлә Миңнуллина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һәм быел бриллиант туйларын билгеләп үтә торган пар катнашачак.

Чарага кадәр Тинчурин театры оркестры музыкаль композицияләр башкарачак. Пресс-конференция барышында театр җитәкчелеге 60 ел бергә гомер иткән парны юбилее белән тәбрикләячәк һәм сертификат тапшырачак. Чарадан  соң журналистлар өчен «Казан» гаилә үзәгендә буйлап экскурсия уздырылачак.

Пресс-конференциягә аккредитация 9 октябрь 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Теркәлү өчен телефон: 89503163021 (Алинә). Аккредитациядә ФИО, ММЧ исеме, телефон, эл.почтаны күрсәтүегезне сорыйбыз.

«Чаша»да Тинчурин театрының матбугат конференциясе узачак
«Чаша»да Тинчурин театрының матбугат конференциясе узачак