90 СЕЗОН

Яңалыклар

Хөрмәтле өлкәннәребез! Тинчурин театры ветераннары!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!!! Сез – безнең таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрне яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез. Барыгызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телибез, алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын!
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә өлкәннәр.
Өлкәннәрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр!