90 СЕЗОН

Яңалыклар

Фәнис Мөсәгыйтов: Хәзер ачык һавада спектакльләр күрсәтү актуальләшергә мөмкин (Автор – Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак – “Татар-информ”)

Рөхсәт ителсә, Тинчурин театры ачык һавада спектакльләр күрсәтә башларга мөмкин. Бу фикер Тинчурин театрында үткән матбугат конференциясендә яңгырады.

«Ачык һавада концертлар, төрле мәдәни чаралар була икән, театрны да ачык һавада уздырырга була. Мин ачык һавадагы тамаша турында сүз күтәрелгәч, үзебезнең театр ишегалдын күз алдына китердем», — диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Театр директоры ишегалдына җәйге сәхнә һәм утыргычлар кую мөмкинлеген әйтте. «Утлар куеп төнге спектакль ясарга мөмкин», — диде ул.

Тетар артисты Рөстәм Гайзатуллин фикеренчә, сәхнә өчен яраклаштырылган спектакльне ачык һавага көйләү уңайсызрак булачак. Аның фикеренчә, махсус спектакльләр әзерләргә була.

«Безгә рөхсәт кенә кирәк, теләк бар», — дип темага нәтиҗә ясады Фәнис Мөсәгыйтов.

Тинчурин театры артистлары 2 июльдән җәйге яллардан чыгачак.

Автор – Рузилә Мөхәммәтова;
Фотограф – Салават Камалетдинов;
Чыганак – “Татар-информ”,  https://tatar-inform.tatar/news/culture/26-05-2020/f-nis-m-s-gyytov-h-zer-achyk-avada-spektakll-r-k-rs-t-aktuall-sherg-m-mkin-5745478