90 СЕЗОН

Яңалыклар

Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле премьерасы булачак

19-20 мартта «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера тәкъдим ителәчәк. Авторы – Илгиз Зәйни. Режиссеры – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Әлеге спектакль – бу театраль сезонның өченче премьерасы. Моңа кадәр «Ай, былбылым!», «Җан Баевич» спектакльләре чыкты.

Искәртеп узыйк: «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» пьесасы драматург, режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан Тинчурин театры өчен махсус язылган. Бу – татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела торган рэп-опера. Спектакль беренче татар рэп-төркеме «Иттифак» иҗатына багышлана. Сүз уңаеннан, «Иттифак» төркеме премьера уңаеннан сюрприз әзерли: яңа альбом чыгарачак.

Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле премьерасы булачак
Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле премьерасы булачак