90 СЕЗОН

Яңалыклар

Финиш сызыгы: мәктәп һәм гаилә театрлары фестиваленең сайлап алу турлары тәмамлана

Пресс-релиз 

Иртәгә, 20 октябрьдә, гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этапларының соңгы көне. Татарстанда мондый фестиваль беренче тапкыр уздырыла.

Бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары катнаша. Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзек күрсәтә. Чыгышларны К.Тинчурин театры артистлары бәяли. Сайлап алу туры көнендә катнашучылар Тинчурин театры репертуарындагы спектакльне карый.

Фестивальнең гала-концерты һәм бүләкләү 2 ноябрьдә узачак. Җиңүчеләрне К.Тинчурин театры шефлыкка алачак. Фестиваль дәвамында катнашучылар һәм җанатарлар арасында 3 смартфон уйнатылачак.

Исегезгә төшерәбез, бәйге Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.

20 октябрьдә сайлап алу туры вакыты: 10.00-12.50, 14.30-17.50

Финиш сызыгы: мәктәп һәм гаилә театрлары фестиваленең сайлап алу турлары тәмамлана Финиш сызыгы: мәктәп һәм гаилә театрлары фестиваленең сайлап алу турлары тәмамлана Финиш сызыгы: мәктәп һәм гаилә театрлары фестиваленең сайлап алу турлары тәмамлана Финиш сызыгы: мәктәп һәм гаилә театрлары фестиваленең сайлап алу турлары тәмамлана Финиш сызыгы: мәктәп һәм гаилә театрлары фестиваленең сайлап алу турлары тәмамлана