90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстанның халык артисткасы Һаҗәр Шәкүрова вафат

Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: бүген, 26 нчы июньдә, 79 яшендә Татарстанның халык артисткасы ШӘКҮРОВА ҺАҖӘР ЗАКИР кызы озак авырудан соң арабыздан китеп барды…

Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 27 нче июньдә,  Тукай урамында урнашкан 9 нчы йорт, 13 нче квартирада сәгать 10:00 була. Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратына җирләнәчәк.

Һаҗәр Шәкүрова 1940 нчы елның 26 нчы июнендә Саба районы Олы Саба авылында дөньяга килә. 1963-1964 нче елларда Курчак театрында, ә 1964 нче елдан Республика күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында) эшли башлый.

Эшли башлавының беренче ун еллыгында Һаҗәр Закировна тудырган иң матур рольләрнең берсе – Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Айгөл иле” спектаклендә Айгөл образы булды. Әлеге рольдән соң Һаҗәр ханым берсеннән-берсе тамашачы күңеленә үтеп керердәй образлар белән  халык мәхәббәтен яулауга ирешә Бу – В. Сәйфуллинның “Умырзая” спектаклендә – Әлфия, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендә – Камилә, Т.Миңнуллинның “Гармунда уйный беләсеңме?” спектаклендә – Мәрзия, Г.Зәйнашеваның “Җаным җәл түгел сиңа” спектаклендә — Зөһрә һ.б.

Һаҗәр Закировна тудырган иң якты матур образларның берсе –  Аяз Гыйләҗевның “Көнбагыш” спектаклендә Лиза образы булды. Шулай ук Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” спектаклендә тынгысыз “Мөршидә, И. Грекованың “Тол хатыннар көймәсе” спектаклендә сугыш блокадасын кичергән Флюра, У. Гаджибекованың “Аршын мал алан” спектаклендә хәйләкәр, шаян Җиһан һәм башка дистәләгән рольләре белән тамашачы мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулый.

Артистның эшчәнлеге: ТАССР ның атказанган артисткасы (1979), ТАССР ның халык артисткасы (1999) дигән мактаулы исем белән билгеләп үтелде.
Һаҗәр Шәкүрова республиканың театр җәмәгатьчелегендә, хезмәттәшләре һәм дуслары арасында зур абруй казанган, театрга һәм актерлык сәнгатенә тугрылык үрнәге булган зур шәхес иде.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры колллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Һаҗәр апа!

photo2 photo3 photo4 photo5 photo6