90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТКАСЫ ТӘСЛИМӘ ФӘЙЗУЛЛИНА ВАФАТ

Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: кичә, 13 нче октябрьдә, 65 яшендә Татарстанның халык артисткасы ФӘЙЗУЛЛИНА ТӘСЛИМӘ ХӘЛӘФ кызы арабыздан вакытсыз китеп барды… Мәрхүмә белән хушлашу бүген, 14 нче октябрьдә Чистай урамында урнашкан 66 нчы йорт, 95 нче квартирада сәгать 14:30 дан 15:00 кадәр була. Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратына җирләнәчәк.
Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина 1953 нче елның 17 нче июлендә Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында дөньяга килә. 1972 нче елда Уфа сәнгать училищесын, 1997 нче елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (хәзер институт) тәмамлый. 1972 нче елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла.
Тәслимә Фәйзуллина һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Театрда 46 елдан артык иҗат итү дәверендә ул Ф.Г. Лорканың “Бернарда Альба йорты” спектаклендә Бернарда Альба, Т.Миңнуллинның “Саташу”ында Галиябану, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Флюра, Н.Гәетбайның “Әстәгьфирулла”сында Бикә, Н.Гыйматдинованың “Сихерче” сендә Убыр, С.Шәкуровның “Сөяркә” спектаклендә Тәслимә, Н.Хикмәтнең “Урланган мәхәббәт”ендә Фәридә, И.Юзеевның “Гашыйклар тавы”нда Ләлә, Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”ндә Гөлсем, Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар” спектаклендә Гөлчирә, Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ендә Сәрби, Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт”ендә Рәхилә, Ф.Г.Лорканың “Өметсез хыяллар”ында Бернарда, Н.Гыйматдинованың “Бер тамчы ярату” спектаклендә Рабига һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган бик күп образлар тудырды. Күренекле артист аларның һәркайсын зур осталык белән тамашачыга җиткерә белде. Аның уенына табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.
Тәслимә Фәйзуллина театрда җәмәгатьчелек эшчәнлеге алып барды, озак еллар театр коллективының профком әгъзасы булып тора. Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында, театр училищесында укыта.Үзенең студентларында театр сәнгате, татар мәдәниятенә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Артистның эшчәнлеге: ТАССР ның атказанган артисткасы (1991), Татарстан Республикасының халык артисткасы (2008) дигән мактаулы исем белән билгеләп үтелде.
Тәслимә Фәйзуллина республиканың театр җәмәгатьчелегендә, хезмәттәшләре һәм дуслары арасында зур абруй казанган, театрга һәм актерлык сәнгатенә тугрылык үрнәге булган зур шәхес иде.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры колллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Тәслимә апа!