90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тылсымчы актер. Тинчурин театрында Ренат Шәмсетдиновның юбилей кичәсе узды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның 50 яшьлек юбилей кичәсе узды.

Кичә башланганчы Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов белән юбиляр турында сөйләшеп алдык.

– Ренатны мин 32 ел беләм. Ул әле 2–3 нче курс студенты иде, мин ул вакытта Казанның Киров районында яшәдем, Ренат та шунда квартирада тора иде. Шулай беркөнне троллейбуста кайтканда танышып киттек без аның белән. Ренат – ачык йөзле, ачык күңелле, самими, ихлас кеше. Сәхнәдә рольләренә бик җитди карый, үзенә таләпчән, тирәнтен аңлап эшли. Тик режиссерлар аны күреп бетермиме, яшьрәк вакытында да уйнарга тиешле рольләрне бик бирмәделәр шул аңа. Без аның белән бергә бик күп эшләдек. Шундук эләктереп ала торган, импровизациягә һәвәс кеше. Үзе ышанып уйнаганга тамашачыны да ышандыра ала торган чын артист, – диде халык артисты.

Хезмәттәше, Татарстанның халык артисты Зөләйха Хәкимҗанова белән дә аралашып алырга җай чыкты. Урта буын актерлар театр өчен һәрвакыт кирәк, дигән фикердә ул.

– Театрда олылар да, урта буын да, яшьләр дә булырга тиеш. Чөнки аларның һәрберсе – үз урынында. Хәзер ир-атларга кытлык аеруча сизелә. Ул һәрбер театрда шулай. Ренатлар буынына килгәндә, алар – театрыбызда иң матур буын. Ренатка әле 50 генә яшь, аның алда уйныйсы рольләре күп булып, артист буларак тагын да ачылыр дип уйлыйм, – диде Зөләйха Хәкимҗанова.

Кичә Ренат Шәмсетдиновның курай уйнавыннан башланып китте. Татарстан мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Юбиляр Казан мэрының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде.

Кәрим Тинчурин театры коллективы да яраткан хезмәттәшен юбилее белән котлады:

– Ренат бөтен яктан килгән. Музыка коралларында бик яхшы уйный, нинди генә рольгә керсә дә, аның булдыра алмаганы юк. Театрыбызда оештырылган чараларда бик теләп катнаша. Сәхнәне җимертеп уйный торган егет. Лилия Мәхмүтова белән коллективыбызда бергәләп иҗат итәләр, күпләргә үрнәк булырдай гаилә. Яраткан артистларыбыз Хәлил абый белән Исламия апа гаиләсе бар иде. Хәзер Ренат белән Лилия – шул буын традицияләренең лаеклы дәвамчылары. Без аларга исәнлек-саулык, шушы сәхнәдә киләчәктә дә матур итеп эшләүләрен телибез, – дип котлады театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов та котлауларга кушылды:

– Ренат абый ул – тылсымчы. Репетицияләрдә ул я гел сүзләрен оныта, я ноталарга эләкми. Ә премьераларда иң яхшы уйнаучы, әлбәттә, Ренат абый була. Безне алга таба да шулай тылсымлагыз, ә без сезне һәрчак сәхнәдә көтеп калабыз.

50 яшь – ул бит әле егет чак кына. Ренат Шәмсетдинов үзе шулай ди.

– Бу датага мин зур омтылышлар, фикерләр белән килеп кергәнмен икән, халкым мине кабул итә, ярата икән, әлбәттә, мин киләчәктә дә шулай тырышып-тырмашып эшләячәкмен. Тагын да яңа образлар, рольләр белән үземнең халкыма, тамашачыма әйтергә теләгәнемне җиткерергә тырышачакмын. Бүгенге тормышымнан мин бик канәгать. Юлымда очраган һәрбер кешегә, артист һөнәренә этәргән укытучыларыма, театр, сәхнә осталыгына өйрәткән остазларыма, хезмәттәшләремә, беренче режиссерларыма бик рәхмәтлемен. Алар һәрберсе – мине бүгенге дәрәҗәмә китергән кешеләр, – ди Ренат Шәмсетдинов. – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Марсель абый Җәббаров, Исламия Мәхмүтова миңа бу юлда үгет-нәсыйхәт бирде, мине театр сәнгатенә алып керделәр. Театр бит ул күңел ачу урыны гына түгел, ул – халыкның җанын тәрбияли торган урын. Ул халыкны начарлыктан, «болай эшләргә ярамый», «менә мондый булмагыз» дигән фикерләр белән тәрбияләп, яктылыкка илтә.

Автор: Ләйсән Сафина

Чыганак: “Ватаным Татарстан” газетасы