90 СЕЗОН

Яңалыклар

Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел!

25 нче августта, Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел.
Күренекле әдипнең театрыбызда төрле елларда «Нигез ташлары», «Үзебез сайлаган язмыш», «Кырларым-тугайларым», «Без бит авыл малае», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Алай түгел, болай ул», «Төш», «Ак тәүбә, кара тәүбә» һ.б. күп кенә әсәрләре куелды.
Шул уңайдан, театрыбыз музеенда Туфан Миңнуллин белән күпьеллык иҗади дуслыкка багышланган материаллар урын алды!