90 СЕЗОН

Яңалыклар

Туган көн белән котлыйбыз

Бүген Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтованың туган көне.

Хөрмәтле Гөлназ Шәүкәт кызы! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сез — киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, нәзәкатьле хатын-кыз.

Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Яшәү дәртегезне сүндермичә, яраткан тамашачыларыгызны яңа рольләрегез белән сөендереп озак еллар гомер итәргә насыйп булсын.

Туган көн белән котлыйбыз
Туган көн белән котлыйбыз