90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте

6 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 90 еллыгын уздырды. Шул уңайдан театрда өч зур чара оештырылды.

Юбилей Тинчурин театры бинасыннан «Татарстан» радиосының турыдан-туры эфиры белән башланды. «Татарстан» радиосында – Тинчурин театры атналыгы» дигән махсус радиопроект кысаларында «Татарстан дулкынында: «Без кабызган утлар» тапшыруын театрдан алып бардылар.

13.10 сәгатьтә туры эфир вакытында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театр музее мөдире Розалия Чабатова, Россиянең атказанган, Татарстан халык  артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Резедә Төхвәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Гарәпшина, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, яшь артист Әдилә Хәсәнова, театр оркестры баянчысы Алмаз Ахунов катнашты. Алар һәрберсе театр белән бәйле үз истәлекләре белән бүлеште.

Проект барышында Тинчурин театры бинасында күчмә радиостанция  урнаштырылды. Тинчурин театры, «Татарстан радиосы» эшчәнлеге дәвамында мондый проект әле беренче тапкыр уза.

14.00 сәгатьтә театр фойесында «90 афиша» күргәзмәсе ачылды. Ул үз эченә театрның саллы тарихын алган, биредә театрның башлангыч елларыннан алып бүгенге көндә уйналган спектакльләрнең афишалары урнаштырылган. Әлеге экспозициядә театр үсешенә өлеш керткән, аның тарихында якты эз калдырган автор, режиссер, рәссам, артистларның иҗат хезмәте яктыртыла. Күргәзмә эшчәнлеге сезон ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Күргәзмә ачылышында Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов, Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев, театр музее мөдире Розалия Чабатова, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин, катнашты.

15.00 сәгатьтә «Бүген һәм һәрвакыт» дигән тантаналы музыкаль кичә узды. Чарада Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Казан Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин катнашты.

Тантаналы музыкаль кичәдә Тинчурин театрының тарихы экраннар аша театр сәхнәсендә төрле елларда спектакльләрдә яңгыраган җырлар белән үрелеп барды. Артистлар башкаруында танылган халык җырлары да, театрда куелган спектакльләр өчен Салих Сәйдәшев, Исламия Мәхмүтова һәм башка авторлар тарафыннан махсус иҗат ителгән җырлар да яңгырады. Тамашачылар концерт вакытында Хәния Фәрхи репертуарыннан Тәслимә Хәләф җырларын да ишетте. Тинчурин театрында эшләгән, хәзер бакыйлыкка күчкән шәхесләрне дә искә алдылар.

Тантана барышында «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем Илфак Хафизов һәм Зөлфәт Закировка бирелде. «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә баш администратор Зөлфия Бәшәрова һәм өлкән администратор Рамил Гарипов лаек булды. Күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина, Сәкинә Минханова һәм Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина бүләкләнделәр. Татарстан Рәисенең Рәхмәт сүзен кадрлар бүлеге башлыгы Резедә Яруллина һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтовага тапшырдылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты  гомуми сораулар буенча директор урынбасары Марсель Шакиров һәм тамашачылар буенча директор урынбасары Илфат Фәхертдиновка бирелде. Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗанов, Фәнис Мөсәгыйтов һәм театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов Тинчурин театрының 90 еллыгы медале белән бүләкләнде.

Шулай ук театр хезмәткәрләренә Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре Мэры, Казан шәһәре Башкарма комитет, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстан Милли музее рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантана Тинчурин театрының барлык артистлары башкаруында «Картаямыни соң йөрәк?» җыры белән тәмамланды. Әлеге музыкаль әсәр Тинчурин театры артистлары Гата Нуруллин белән Сафьян Ибраһимов тарафыннан труппа өчен махсус язылган була. Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова, әлеге җырны ошатып, үз репертуарына сорап ала һәм озак еллар яратып башкара.

 

Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте
Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте Тинчурин театры 90 еллыгын билгеләп үтте