90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Тинчурин театры+” һәм КФУ

Бүген, 13 нче февраль, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә күренекле әдип Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” спектаклендә катнашучы артистлар белән очрашу уздырды. Чара “Тинчурин театры +” театраль проекты кысаларында үтте. Очрашуда Татарстанның атказанган артистлары – Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Ренат Шәмсетдинов һәм М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты – Резедә Сәләхова катнашты.