90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Яр Чаллыга килә

Кәрим Тинчурин театры 11-12 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә зур гастроль оештыра. Гастроль татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән уздырыла.

11-12 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда “Кияу урлау”, “Мәхәббәт баскычы”, “Беренче театр” комедияләрен күрсәтә.

К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә мәктәп укучылары, яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.

Билетлар монда:
https://bileton.ru/events/berenche-teatr-pervoe-predstavlenie-gastroli-teatra-im-k-ti-73779
(“Беренче театр” комедиясе, 11 һәм 12 октябрь, 14:00)

https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4621615
(«Мәхәббәт баскычы” комедиясе, 11 октябрь, 18:30)

https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4625360
(“Кияү урлау” комедиясе, 12 октябрь)

Рәхим итегез!

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры Яр Чаллыга килә Тинчурин театры Яр Чаллыга килә
Тинчурин театры Яр Чаллыга килә Тинчурин театры Яр Чаллыга килә