90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры туган көненә “Кунак бүлмәсе” ача

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм театры яңа проект башлый. 6 ноябрь – театрның туган көненә тамашачылар өчен зиннәтле “Кунак бүлмәсе” ачыла. Проектның төп максаты – театрга балалы гаиләләрне һәм яшьләрне җәлеп итеп, аудиторияне арттыру.

“Кунак бүлмәсе”ндә тамашачылар бушлай аерым өстәл-диваннарга утырып, берничә төрле бөртекле чын кофе яки чәй эчә, тәм-томнардан авыз итә, иркенләп сөйләшә, истәлеккә фотога төшә, вайфай белән файдалана, телефонны зарядкага куя һәм тыныч атмосферада якыннарына шалтырата ала.

Шулай ук “Кунак бүлмәсе”ндә эшлекле очрашулар, презентацияләр, туган көннәр һәм башка төрле бәйрәмнәр үткәрергә мөмкин. Кунаклар соравы буенча Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашулар да узачак. Алдан ук төрле кайнар ризыкларга заявка да биреп була.

“Кунак бүлмәсе”ндә ял итү өчен бары театр сайтыннан яки кассасыннан алтынчы рәттәге, бишенчедән ундүртенчегә кадәрге урыннардан “Барысы да кертелгән” опцияле билет алырга гына кирәк. Мондый төр билетлар 11 ноябрь cпектакленә сатыла башлый. Элемтә өчен телефон 236 66 96.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры туган көненә “Кунак бүлмәсе” ача Тинчурин театры туган көненә “Кунак бүлмәсе” ача Тинчурин театры туган көненә “Кунак бүлмәсе” ача Тинчурин театры туган көненә “Кунак бүлмәсе” ача Тинчурин театры туган көненә “Кунак бүлмәсе” ача Тинчурин театры туган көненә “Кунак бүлмәсе” ача Тинчурин театры туган көненә “Кунак бүлмәсе” ача Тинчурин театры туган көненә “Кунак бүлмәсе” ача