90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры традицион бәйрәм спектакльләрен тәкъдим итә!

19-29 августта, Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры казанлыларны һәм башкала кунакларын традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра. Быел августта тинчуринлылар 11 спектакль тәкъдим итәчәк.

19 август, 18:30 сәгатьтә – “Полиционер” (И.Зәйниев);

20 август, 18:30 сәгатьтә – “Назлы кияү” (К.Тинчурин);

21 август, 17:00 сәгатьтә – “Акча бездә бер букча” (З.Хәким);

22 август, 17:00 сәгатьтә – “Алай түгел, болай ул” (Т.Миңнуллин);

23 август, 18:30 сәгатьтә – “Эх, алмагачлары!” (Ш.Фәрхетдинов);

24 август, 18:30 сәгатьтә – “Кияүләр” (Х.Вахит);

25 август, 18:30 сәгатьтә – “Мәхәббәт баскычы” (Ш.Фәрхетдинов);

26 август, 18:30 сәгатьтә – “Гомер буе сине көтәм” (И.Гали);

27 август, 18:30 сәгатьтә – “Күрәсем килгән иде…” (И.Мәхмүтова);

28 август, 17:00 сәгатьтә – “Хыялый” (С.Әбүзәров);

29 август, 17:00 сәгатьтә – “Син бит минем бергенәм” (И.Мәхмүтова).

Барлык спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә ителә. Билетларны театр кассасы һәм театрның рәсми сайтыннан онлайн рәвештә алырга мөмкин.

Рәхим итегез!!!