90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры сәхнәсендә Минзәлә театры!

Тинчурин театры сәхнәсендә, “Һөнәр” XI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында, С.Өметбаев ис. Минзәлә Татар дәүләт драма театры “Щелкунчик” спектаклен тәкъдим итә.

Режиссёр – Евгения Богинская
Хореограф – Нурбәк Батуллин, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе лауреты
Рәссам – Илшат Вилданов

Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез.
Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. “Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул».
Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы.
Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт.
Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

☎Касса: 8 (843) 238-56-17
?Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/event/1091