90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры сезон ачылуы уңаеннан пресс-конференция оештыра

11 сентябрьдә Тинчурин театры 90нчы юбилей сезонына багышланган матбугат очрашуы уздыра. Төп темалар: сезон ачылышы, театрның 90 еллыгы, “Гаилә һәм мәктәп” фестивале һәм башкалар.

Спикерлар:
– Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов;
– театрыбызның баш режиссеры Туфан Имаметдинов;
– Татарстанның атказанган артисты Сәлим Мифтахов.
– Татарстан Республикасының халык артисты Зөлфия Вәлиева;

Әгәр сез дә әлеге очрашуны карарга, театрның яңалыклары һәм планнары турында хәбәрдар булырга теләсәгез, туры эфирга кушылырга онытмагыз!

Тинчурин театры сезон ачылуы уңаеннан пресс-конференция оештыра
Тинчурин театры сезон ачылуы уңаеннан пресс-конференция оештыра