90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры режиссер булырга теләүчеләрне курсларга чакыра

Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында яшь режиссерлар өчен курслар дәвам итә. Укуны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов алып бара.

Хәзерге вакытта курсның дүртенче төркеме җыелмасы игълан ителә.

Гаризалар 5 сентябрьгә кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com почтасына кабул ителә. Гаризага резюме беркетү кирәк. Уку түләүсез.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2021-2022 елгы курсны тәмамлаучылар ГИТИСка театр режиссеры курсына укырга керделәр.

Тинчурин театры режиссер булырга теләүчеләрне курсларга чакыра
Тинчурин театры режиссер булырга теләүчеләрне курсларга чакыра