90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры режиссерларны курсларга чакыра

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында яшь режиссерлар өчен курслар дәвам итә. Дәресләрне Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов алып бара. Хәзерге вакытта курсларны тыңлаучылардан икенче төркем туплана. Укып чыккан режиссерлар киләчәктә милли театрда хезмәт итәр дип көтелә. Гаризалар 27 февральга кадәр кабул ителә: tinchurinteatr1933@gmail.com. Гаризага резюмены да беркетергә кирәк. Уку түләүсез. 2021-2022 елгы чыгарылыш студентлары Россия театр сәнгате институтына (ГИТИС) театр режиссеры курсына укырга керде. Остазлары – профессор Олег Кудряшов (көндезге бүлек) һәм Россиянең халык артисты, профессор Александр Галибин (читтән торып уку бүлеге).
Тинчурин театры матбугат үзәге