90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры премьерасыннан соң: сезнең дәшмәскә генә хокукыгыз бар! (“Ватаным Татарстан”, автор – Лилия Гыймазова)

Тинчуринлылар Илгиз Зәйниев пьесасы буенча режиссер Туфан Имаметдинов куйган «Полиционер» спектаклен тәкъдим итте. Комедия – «Яңа татар пьесасы» бәйгесе призеры. Режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев аны 2012 елда, полиция системасы үзгәрешләр кичергән чорда ук язган:
– Дөресен генә әйткәндә, спектакльне башка кеше әсәрен караган кебек карыйм, онытылган. Пьесаны «милиция» «полиция»гә үзгәргән чакта ук яздым. Әйтергә теләгән төп фикерем ул вакытта аеруча актуаль иде, – дип сөйләде пьесаның авторы.
Тинчурин сәхнәсенә ул музыкаль комедия буларак менде. Режиссер сүзләренчә, Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр – төп геройның хыялын чәлпәрәмә китерергә теләүче кырыс структура ролендә.
«Халык милицияне яратмый, ә менә полицияне яратачаклар!»
Спектакльнең сюжеты күпләргә таныш вакыйгаларга нигезләнгән: Россия милициясенең исемен «полиция»гә үзгәртәләр. Шул нисбәттән бу системада эшләүчеләргә аттестация үтәргә туры килә. Менә шунда тотыла да инде артык «ягымлы», авылдашларына «ярдәмчел» Идеал атлы участковый. Күрсәткечләре буенча бүлектәге иң начар хезмәткәрнең лаеклы ялга чыгу өчен нибары бер ел эшлисе калган, ә аны куарга торалар. Үз-үзенә ышанычы да, ихтыяр көче дә чамалы гына булган геройга бердәнбер хыялына ирешү – «полиционер» булу өчен зур көчләр алдында сыгылмыйча, законга тугрылык күрсәтергә кирәк була.

«Халык бит ул бала кебек. Тәртипсезләнмичә тора алмый, ә каеш эләктерсәң, елый».


Идеал участковый булып торган тәртипле авылда закон бозучыны ничек табарга? Ярдәмгә Идеалның «идеаль» хезмәттәше Хафиз килә дә җинаятьне үзе уйлап чыгара. 19 ел буе күрмәгәнне күрү өчен, Идеалның әтисенә юри генә ферма түбәсеннән бер шифер урлау җитә дә инде: баксаң, авылдашлары, «дәүләт – үзебезнеке» дия-дия, ферма түбәсендә берни калдырмаган. «Үзебезнекен кулланырга ярыйдыр инде!», имеш.

«Бары тик вакытында утырган кеше генә ирекле була. Читлек – киртә түгел. Киресенчә, читлек – ирек ул!»

Юри генә башланган бу эшнең – чын җинаять, ә хезмәттәшләренең «погонлы җинаятьче» булуын ачыклаганчы, Идеалга игелеклелек, кешелеклелек сыйфатларын онытып торып, рәхимсез хезмәткәр булырга туры килә. Нишләтәсең, җәмгыять тә, «подполковник» та шуны таләп итә. Геройның беркатлы, самими булуы эшенең караңгы якларын күрергә комачауласа да, соңгы карар чыгарганда булыша гына кебек.
– Алмаз Фәтхуллин пьесаның төп героена бик туры килеп тора. Тик бераз ябыккан гына (көлә). Элеккеге тышкы кыяфәте нәкъ участковыйларныкы төсле иде, – ди герой хакында Илгиз Зәйниев.


«Сезнең дәшмәскә хокукыгыз бар!»
Театр – җәмгыятьнең көзгесе. «Полиционер»ның режиссеры Туфан Имаметдинов күптән язылган пьесага әле генә алынуын болайрак аңлатты:
– Хәзер үзгәрешләр киңрәк, глобальрәк масштабта бара, шуңа да мин әлеге әсәрне бүген элеккегә караганда актуальрәк тә дип уйлыйм. Безнең полиционерга карап, һәркем үзенчә нәтиҗә ясар дип ышанам.
Тагын бер игътибарны җәлеп иткән әйбер: спектакльдә антитеза еш кулланылган. Сәхнәдә – зәңгәр төстәге декорацияләр, геройларны да зәңгәрдән киендергәннәр. Сәнгатьтә зәңгәр төс кулланылуны ышанычлылык, тынычлык билгесе дип аңлаталар. Полиция хезмәткәрләренең формасындагы зәңгәр төс тә – тотрыклылык, интеллект һәм бердәмлек символы. Тик «Полиционер»дагы хокук сакчылары бу сыйфатларның берсенә дә ия түгел. Халык арасында да аларга карата хөрмәт шуның чаклы гына. Икенче бер каршылык – төп герой характерында. Әти-әнисе аңа Идеал дип «исем кушкан, ә җисемен уйламаган».
Спектакльдәге динамика ахырга таба көчәя. Уен-көлкене Идеал авызыннан барыбер дә кызык тоелган җитди сүзләр алыштыра. Соңгы сүзләр яңгыраганда, оркестр да көчлерәк уйный башлый, ә Идеал аны уздырып кычкырмакчы була. «Сезнең дәшмәскә хокукыгыз бар. Сез әйткәннәр үзегезгә каршы кулланылырга мөмкин!»
– Читлек эченә кертеп ябылганнарның шуннан ары хокуклары бармы соң ул? Ә башкаларның? – диде бу хакта Туфан Имаметдинов.
Бу ярышта кем җиңә соң? Бер-бер артлы ачкан җинаятьләре өчен «подполковник» дәрәҗәсен алган Идеал «зур көчләр» каршында йомшаклыгын күрсәтә. Вак кына кыңгыр эшләре өчен гадиләр рәшәткә артына кереп утырса, хаос йомгагының башында торучылар «условка» белән котыла…

Автор – Лилия Гыймазова;

Чыганак – “Ватаным Татарстан”, https://vatantat.ru/2020/11/40069/ 

Дата – 20.11.2020