90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры “Музей төне” акциясенә кушыла

Кәрим Тинчурин театры ел саен уздырыла торган “Музей төне” акциясенә кушыла. Акция кысаларында театрда экскурсия оештырылачак.

Кунаклар Тинчурин театры тарихы белән танышачак, кызыклы экспонатларны, тарихи документларны күрә алачак, дип сөйләде музей җитәкчесе, чараны оештыручы Розалия Чабатова.

“Музей төне” акциясендә Тинчурин театры спектакльләре геройлары пәйда булачак. Шулай ук театрның серле почмакларында да булу каралган.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры “Музей төне” акциясенә кушыла
Тинчурин театры “Музей төне” акциясенә кушыла