90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды

Иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрлары фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды.

2 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.

Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын Татарстанда беренче тапкыр берләштергән мондый бәйгене Тинчурин театры оештырды. Конкурс Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланды.

Гала-концертта Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров катнашты.

Фестивальдә катнашу өчен мәктәп һәм гаилә театрларыннан 1 октябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы Татарстан районнарыннан 100гә якын гариза килде.

Сайлап алу турлары 7-20 октябрь аралыгында узды. Аларда Яшел Үзән, Балтач, Тукай, Тәтеш, Кайбыч, Менделеевск, Чирмешән, Саба, Арча, Мөслим, Әлки, Сарман, Балык Бистәсе, Нурлат, Зәй, Ютазы, Азнакай, Кукмара, Апас, Буа, Теләче, Минзәлә, Чистай районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 58 коллектив килеп катнашты.

Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Чыгышларны К.Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артситы Илфак Хафизов һәм театрыбыз артисты Зөлфәт Закиров бәяләде. Сайлап алу туры көнендә катнашучылар Тинчурин театры репертуарындагы спектакльләрне карады.

Гала-концертта фестивальдә катнашучылар спектакльләрен дә күрсәтте. Бүләкләү барышында катнашучылар һәм җанатарлар арасында өч смартфон уйнатылды.

Фестивальдә Казан шәһәре Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе беренче урынга лаек булды. Укучылар Ш.Хөсәенов әсәре буенча «Әни килде» спектаклен күрсәтте. Шулай итеп, Тинчурин театры әлеге гимназияне шефлыкка алды.

Икенче урыннарны Минзәлә гимназиясе каршындагы Р.Муллин исемендәге театр һәм кино студиясе һәм Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясе  театр түгәрәге коллективлары  бүлеште.

Өченче урынга өч коллектив лаек булды: Тукай муниципаль районы Калмия гомуми белем бирү мәктәбе, Балтач муниципаль районы Балтач гимназиясе, Буа муниципаль районы Яңа Чәчкап төп белем бирү мәктәбе театр түгәрәкләре.

Җиңүчеләргә Тинчурин театры, фестиваль партнерлары – «Сәхнә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сөембикә» журналларыннан бүләкләр тапшырылды.

Искәртеп узыйк, фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелде.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Иң яхшы хатын-кыз роле»: (Ш.Хөсәенов «Әни килде»)

Казан шәһәре Идел буе районының «Галәм» 18 нче гимназиясенең театр түгәрәге

«Иң яхшы ир-ат роле»: (Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»)

Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе театр түгәрәге

«Нурлы сәхнә»: («Өч кыз»)

Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясенең театр түгәрәге

«Югары миссия»: (Г.Тукай «Таз»)

Балык Бистәсе муниципаль районы Балалар иҗат үзәге театр түгәрәге

  «Патриотик әсәр»: «Безгә сугыш кирәкми»

Кукмара муниципаль районы Кукмара шәһәренең А.М.Булатов ис. күппрофильле лицее театр түгәрәге

«Тарихи шәхесләрне зурлау»: (Н.Мостафина «Театрның югалмас атасы»)

Нурлат шәһәре Советлар Союзы каһарманы М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясенең театр түгәрәге

  «Моңлы тавыш»: (М.Маликова «Оҗмах балалары»)

Казан шәһәре Совет районының 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең театр түгәрәге

  «Иң яхшы ансамбль»: («Кайтаваз»)

Арча муниципаль районының Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбенең театр түгәрәге

  «Эксперимент»: (Гөлнара Искалиева «Катлаулы имтихан») 

 Казан шәһәре Совет районының 187 нче күппрофильле лицее театр түгәрәге

   «Бай костюм»: (Радик Фәизов «Садака»)

Мөслим муниципаль районы Мөслим авылының Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең театр түгәрәге

  «Гаилә тарихы»:

  Имамиевлар гаиләсе. Әниле-уллы Ландыш белән Анель Имамиевлар.

Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды
Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды Тинчурин театры Казан гимназиясен шефлыкка алды