90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры «Золотой Трезини-2023» премиясенең дипломанты булды

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының ике спектакле «Золотой Трезини-2023» VI халыкара архитектура-дизайнер премиясенең дипломанты булды. «Идегәй» һәм «Ал яулык, зәңгәр шәл» («Умай» лабораториясе) спектакльләре «Театраль декорация юнәлешендә тормышка ашырылган иң яхшы проект» номинацияләрендә җиңү яулады.
Искәртеп узыйк, «Золотой Трезини-2023» халыкара премиясе 2018 елдан бирле тапшырыла. 2023 елда анда 72 илдән алты юнәлеш буенча 1229 гариза кабул ителгән.

Тинчурин театры «Золотой Трезини-2023» премиясенең дипломанты булды Тинчурин театры «Золотой Трезини-2023» премиясенең дипломанты булды
Тинчурин театры «Золотой Трезини-2023» премиясенең дипломанты булды Тинчурин театры «Золотой Трезини-2023» премиясенең дипломанты булды