90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры «Журналистика мәктәбе»нә open-call игълан итә

Пресс-релиз 

6 ноябрь – гариза тапшыруның соңгы көне.

Кәрим Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе» үз эшен яңарта. Проектның төп максаты – театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрен әзерләү. Катнашу өчен гаризалар 6 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Теркәлү өчен сылтама: https://clck.ru/36C8Ya

«Журналистика мәктәбе»нә театр белән кызыксынучы укучылар, студентлар, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче яшь журналистлар чакырыла. Дәресләрнең театрда айга 1 тапкыр узуы планлаштырыла. Лекцияләрне театр дөньясының танылган белгечләре алып барачак.

Проект катнашучылары татар театры тарихы белән танышачак, драматургия, режиссура, сценография, рецензия язу буенча белемнәрен арттырачак. Укучылар практик яктан да белемнәрен ныгытачак: алар әзерләгән  материаллар, рецензияләр Тинчурин театры сайты һәм социаль челтәрләренә урнаштырылыр, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында басылыр дип көтелә. Беренче дәрес 10 ноябрьдә булачак. Анда катнашучыларны театр буйлап экскурсия көтә.

«Журналистика мәктәбе» укучылары К.Тинчурин театры спектакльләренә, премьераларына бушлай керә алачак. Аларның һәрберсенә махсус таныклыклар, мерч әзерләнелә. Катнашучылар үзара да ярыша: эшләре балл белән бәяләнеп барылачак. 2024 елның июнендә мәктәпне тәмамлау турында сертификат тапшырылачак, иң актив укучыларны бүләкләр көтә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проект Тинчурин театры өчен яңа түгел. 2021 елда «Театр журналистлары клубы» эшләп килде.

Тинчурин театры «Журналистика мәктәбе»нә open-call игълан итә
Тинчурин театры «Журналистика мәктәбе»нә open-call игълан итә