90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры биш елдан соң яңадан Баулыда булды

Тинчурин театры артистлары 6 октябрьдә Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырылган гастрольләр кысаларында Баулы шәһәренә килде. Тамашачыга «Кияү урлау» комедиясе тәкъдим ителде. Тинчурин театры Баулыда соңгы тапкыр биш ел элек булган иде.

Спектакльне карарга Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәмидуллин Ринат Газизулла улы һәм Баулы район Советы аппараты җитәкчесе Халитова Айгөл Риф кызы килгән иде. Хөрмәтле кунаклар труппаны уңышлы чыгышы белән котлап, чәчәкләр бүләк итте, рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

«Кияү урлау» спектаклен бүген Азнакай шәһәрендә куячаклар. Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә мәктәп укучылары, яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры биш елдан соң яңадан Баулыда булды Тинчурин театры биш елдан соң яңадан Баулыда булды Тинчурин театры биш елдан соң яңадан Баулыда булды
Тинчурин театры биш елдан соң яңадан Баулыда булды Тинчурин театры биш елдан соң яңадан Баулыда булды Тинчурин театры биш елдан соң яңадан Баулыда булды