90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры беренче тапкыр Татарстанның мәктәп һәм гаилә театрларын берләштерәчәк

Пресс-релиз

Тинчурин театры гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсын оештыра. Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән мондый бәйге Татарстанда беренче тапкыр уздырыла.

Конкурс Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.

Фестивальнең төп максатлары – Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары катнаша ала. Гаризалар 1 нче октябрьгә кадәр karimkonkurs@mail.ru адресына кабул ителә.

Катнашу өчен төп таләпләр:

  • әсәр фестиваль шартларына һәм темасына туры килергә тиеш;
  • спектакль Махсус хәрби операциягә, театрга, гаилә кыйммәтләренә, Кәрим Тинчурин һәм башка милли классик әдипләребез иҗатына бәйле һәм башка теләгән ирекле темаларга иҗат ителә ала;
  • әсәрнең темасына туры килгән музыкаль бизәлеш кулланырга мөмкин;
  • спектакльнең дәвамлылыгы максимум 20 минут булырга мөмкин;
  • һәр коллективның 30 кешедән торган җанатары булырга тиеш;
  • катнашучы мәктәп яки гаилә театры чыгыш ясаган көнне үзләренә һәм җанатарларына кич буласы спектакльгә билет алырга тиеш («Пушкин картасы» ярдәмендә дә мөмкин). Сатып алынган билетлар буенча гала-концертта бүләкләр уйнатылачак.

«Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын эксперт жюри аерым-аерым бәяли. Фестивальнең гала-концерты 2 нче ноябрьдә Тинчурин театры сәхнәсендә узачак. Җиңүче итеп игълан ителгән мәктәпне һәм гаилә театрын без, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, үз канатыбыз астына алачакбыз», – ди Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

 

Фестиваль-конкурсның нигезләмәсе: https://drive.google.com/drive/folders/1XlPD-Fksc9oXNLo3puJBVQAXIH4dG-cx?usp=sharing

Элемтә өчен:

Тел: 8 (843) 236-53-43 Лилия Илдус кызы Гәрәева, финанс сораулар һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча директор урынбасары.

Хөрмәтле журналистлар!

Әлеге пресс-релизны һәм конкурсның нигезләмәсен үзегезнең мәгълүмат чараларында урнаштыруыгызны сорыйбыз.

Тинчурин театры беренче тапкыр Татарстанның мәктәп һәм гаилә театрларын берләштерәчәк
Тинчурин театры беренче тапкыр Татарстанның мәктәп һәм гаилә театрларын берләштерәчәк