90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры беренче тапкыр А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестиваленә бара

 Пресс-релиз

Театр 90 еллык тарихында тәүге тапкыр әлеге фестивальдә катнаша. 

24-26 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 90 еллык тарихында беренче тапкыр Санкт-Петербург шәһәренең А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашачак. Тинчуринлылар «Ашина» мистик драмасын (авторы — Ркаил Зәйдулла, режиссеры — Илсур Казакбаев) тәкъдим итә.

Быел фестивальнең юбилей елы, ул 25 нче тапкыр уза. Искәртеп үтик, А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театры — Россиянең иң өлкән, көчле ТЮЗы. Шушы Халыкара фестиваль — Россиядә иң танылган, иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе. 2016 елда фестиваль ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнелә: Россиянең мәдәният өлкәсендә Хөкүмәт премиясенә лаек була.

Тинчурин театрының әлеге фестивальдә катнашуы — зур дәрәҗә һәм театр тарихының яңа битен ачу. Чөнки спектакльне Санкт-Петербург тамашачылары гына түгел, төрле илләрдән чакырылган кунаклар да караячак.

                                           

Туфан Имаметдинов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры:

–          Халыкара фестиваль –  ул халыкара тәҗрибә. Бу безгә үзебезнең шәхси, эчке чикләрне киңәйтергә һәм башка илләрнең театр дөньясы ничек яшәгәнен күрергә мөмкинлек бирә.

Фестивальдә катнашу өчен илебезнең коллектив тәҗрибәсен, трагик тарихын үз эченә алган «Ашина» мистик драмасы сайлап алынды. Аны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының режиссеры Илсур Казакбаев куйды. Мин аның эшләрен күрдем, шуңа чакырдым.

Читтәге режиссерларны чакыру артистларга һәм театрга башкаларга охшамаган, үзгә карашлы режиссер белән эшләргә мөмкинлек бирә, шулай ук үсеш өчен өстәмә стимул булып тора. Гомумән алганда, бу театрның күпкырлы булуын күрсәтә, артистларны да, театрны да төрле яклап баета. Шуңа читтәге режиссерларны чакыру мөһим.

 

Моннан тыш, Тинчурин театрының «Хан кызы Турандык» музыкаль трагикомедиясе 24-30 майда Йошкар-Ола шәһәрендә узачак фин-угор халыклары театрларының XVI Халыкара фестивалендә катнашачак. Әлеге спектакль М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры сәхнәсендә 28 майда 18.00дә тәкъдим ителәчәк.

Шуны да искәртеп узыйк, әлеге спектакль тикмәгә генә фин-угор халыклары театрлары фестиваленә эләкмәгән. «Хан кызы Турандык» спектаклен Венгрия командасы – режиссер Сәрдәр Таһировский, куючы рәссам Анна-Мария Купаж һәм композитор Бакк-Давид Ласло сәхнәләштерде.

Тинчурин театры беренче тапкыр А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестиваленә бара
Тинчурин театры беренче тапкыр А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестиваленә бара