90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Баулыга  килә

Кәрим Тинчурин театры 6 октябрьдә Баулы шәһәрендә  «Кияү урлау» спектаклен куячак. Тамаша  М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Иҗади сәфәр татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән уздырыла.

К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә мәктәп укучылары, яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.

Билетлар монда: https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4642148

 

Тинчурин театры матбугат үзәге