90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры балалар бәйрәме әзерли

Кәрим Тинчурин театры 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә – ике бәйрәм оештыра. Тинчурин театрында “Миһербанлык” спектаклен күрсәтелсә, Тинчурин паркында “Балачак бәйрәме” үтәчәк.

Сәгать 10:00 да театрның сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясе Илфак Хафизовның “Миһербанлык” спектаклен куя. Спектакльдән соң балаларга уеннар, мастер-класслар оештырыла. Керү ирекле.

Тинчурин паркында “Балачак бәйрәме” сәгать 12:00да башланып китәчәк. Балалар бәйрәме Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәмендә оештырыла. Бәйрәм программасында конкурслар, спорт чаралары, балаларның чыгышлары, бүләкләр каралган.

Шулай ук “Уен-фест” һәм мастер-класслар үткәреләчәк. Бәйрәмдә балалар театрның әкият геройларын да күрә алачак.

Театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, бәйрәмгә сәламәтлетге чикле балалар һәм күп балалы гаилә вәкилләре дә чакырылган.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры балалар бәйрәме әзерли Тинчурин театры балалар бәйрәме әзерли
Тинчурин театры балалар бәйрәме әзерли Тинчурин театры балалар бәйрәме әзерли