90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры артистлары мохтаҗларны кайнар ризык белән сыйлады

Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары «Кеше приюты» үзәгендә булды. Актерлар авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар ризык белән сыйлады, шулай ук мохтаҗларга кием-салым, азык-төлек алып килде.

Әйтергә кирәк, үзәк 2018 елдан бирле ярдәм күрсәтә. Бүген Татарстан районнарында бушлай тукландыра торган — 16, Казанда — 7 пункт эшли.

Тинчурин театры артистлары мохтаҗларны кайнар ризык белән сыйлады
Тинчурин театры артистлары мохтаҗларны кайнар ризык белән сыйлады