90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрының юбилей сезонында биш премьера көтелә

Бүген «Татар-информ» мәгълүмати агентлыгында Тинчурин театрының сезон ачылышына багышланган матбугат очрашуы узды. Чарада Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары – Татарстанның атказанган артисты Сәлим Мифтахов, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева катнашты.

«15 сентябрьдә театрыбызда 90 нчы юбилей сезоны ачылачак. Бездә хәзер өр-яңа, йомшак, уңайлы урындыклар урнаштырылды, яңа ут җиһазлары булачак. Һәркемгә дә җитәрлек, инфракызыл, 4 каналлы, яхшы сыйфатлы колакчыннар булачак. 3D-форматындагы фотозона эшлибез. Иртәгә Дагыстанның Лак музыкаль драма театры ике спектакль күрсәтәчәк. Сезонны Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган «Идегәй» дастаны белән башлап җибәрәбез. Театрыбызда бөтен уңайлыклар тудырылган: машина куярга урыннар бар, хәләл кафе эшли. Барыгызны да көтеп калабыз!» – диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Сезон ачылу белән театрда «Артмиграция» фестивале спектакльләре күрсәтеләчәк. Анда Тинчурин театры «Ашина» спектакле (авторы – Ркаил Зәйдулла, режиссеры – Илсур Казакбаев) белән катнаша.

1 октябрьдә К.Тинчурин театрында мәктәп һәм гаилә театрлары өчен «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы старт ала. Сайлап алу туры 31 октябрьгә кадәр дәвам итә. Йомгаклау ноябрь аенда гала-концерт буларак үткәреләчәк, һәр юнәлеш буенча 3 җиңүче (мәктәп һәм гаилә) игълан ителәчәк. Аларны Тинчурин үз патронажы астына алачак.

«Бу елның ахырына кадәр ике премьера чыгарырга телибез. Хәзерге вакытта «Ай, былбылым!» спектакле (авторы – Шамил Фәрхетдинов, режиссеры – Туфан Имаметдинов) репетицияләре бара. Аның премьерасы 26 октябрдә көтелә. Спектакльдә күпчелек өлкән буын артистлар катнаша. Жанры буенча – моңсу комедия. Икенче премьера «Көлмәгез, мин үләм» (авторы – Мансур Гыйләҗев, режиссеры – Туфан Имаметдинов). 6 ноябрьдә театрның 90 еллыгына багышланган зур концерт булачак, режиссеры – Камил Гатауллин. Октябрьдә Буада узачак «Буа: Пространство диалога» халыкара фестиваленә барабыз, анда шулай ук «Ашина» спектакле белән катнашабыз», – диде Туфан Имаметдинов.

К.Тинчурин театры оешуга 90 ел тулуга багышланган башка чаралар да узачак:

  • 1-30 ноябрь – Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тинчурин. Рәссам. Фотограф. Режиссер» фотокүргәзмәсе. (К.Тинчуринның үз куллары белән ясалган архив фотоларыннан торган күргәзмә);
  • 1 октябрь – 30 июнь – Тинчурин театрының 90 еллыгына багышланган «90 афиша» күргәзмәсе;
  • 1-30 ноябрь – К.Тинчуринның шәхси әйберләреннән төзелгән күргәзмә (ТР Милли музее архивыннан, Камал театры музееннан, Тинчурин театры музееннан);
  • 1 ноябрь 18:30 – Тинчурин театры оркестры концерты. Программада Тинчурин театры сәхнәсендә төрле елларда куелган спектакльләрдән музыкаль композицияләр.

Сезонның беренче премьерасы – «Ай, былбылым!» спектаклендә Татарстанның атказанган артисты Сәлим Мифтахов та катнаша.

«Бүген без рәхәтләнеп әлеге спектакль өстендә эшлибез. Уйнап, көлеп, бер-беребезне аңлап, тоеп бара торган спектакль ул. Сезон ачылганын көтәбез. Безнең өчен отпуск вакытлары ял түгел, без театрда ял итәбез. Хуҗаларыбыз – гади кешеләр. Яңа режиссерыбыз Туфан Рифович чын-чынлап җигелеп эшли башлады. Ул тырышкач, без дә җигелеп эшлибез», – диде ул.

Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева да сезонны түземсезләнеп көтә:

«Мине классик әсәрләр гел җитәкләп бара. Иҗат юлым театрга килгәч, «Итил суы ака торур» спектакле (авторы – Нурихан Фәттах) белән башланды. 2023 ел минем өчен истә кала торган булачак. Быел мин театрда 50 яшемне уздырдым, иҗат тормышыма 30 ел тулды, театрның – 90 еллыгы. Шушы өч түгәрәк дата минем күңелемне җылытып тора. Безнең театрда эшли торган барлык режиссерлар белән – баш режиссерыбыз Туфан Имаметдинов, Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин белән дә эшләп карау бәхете тәтеде. Т.Имаметдинов куйган «Ашина» спектакле, И.Гарифуллинның – «Аферист», К.Гатауллинның –  «Тылсымлы арена»да катнашам».

Киләсе елга театрда капиталь ремонт көтелә. Хәзерге вакытта аның буенча документлар әзерләнә. Театр яңартылачак, җиһазландырылачак. Сезон ахырына 5-6 яңа спектакль чыгуы планлаштырыла, бик күп гастрольләр көтелә.

Искәртеп узыйк, театрда, спектакльләрне куюдан тыш, күп проектлар алып барыла. Сентябрьдә хәзерге вакытта Тинчурин театры базасында баш режиссер Туфан Имаметдинов җитәкчелегендә татар театрларына яшь режиссерлар әзерләү курсларының чираттагысы башланды. Быел моңа кадәр узган курсларны тәмамлаган ике кеше ГИТИСның түләүсез бүлегенә читтән торып укырга керде. Аларның берсе –  Әтнә театрыннан, икенчесе – Казаннан.

«Минем төп максат – Татарстан театрларындагы режиссерларны укытып, аларны республика театрларында эшләргә калдыру. Әлеге курсларга башка төбәкләрдән килгән кешеләрне алмыйм, чөнки алар барыбер Татарстанда калмаячак», – диде Туфан Имаметдинов.

Тинчурин театрының юбилей сезонында биш премьера көтелә Тинчурин театрының юбилей сезонында биш премьера көтелә Тинчурин театрының юбилей сезонында биш премьера көтелә Тинчурин театрының юбилей сезонында биш премьера көтелә
Тинчурин театрының юбилей сезонында биш премьера көтелә Тинчурин театрының юбилей сезонында биш премьера көтелә Тинчурин театрының юбилей сезонында биш премьера көтелә Тинчурин театрының юбилей сезонында биш премьера көтелә