90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрының Чаллыда зур гастроле башланды

11-12 октябрьдә Кәрим Тинчурин театрының Яр Чаллы шәһәрендә зур гастроле уза. Гастроль татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән оештырыла.

11-12 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда “Кияү урлау”, “Мәхәббәт баскычы”, “Беренче театр” комедияләрен күрсәтә. Гастрольнең беренче көне “Мәхәббәт баскычы” комедиясе белән ачылды. Чаллылар Тинчурин театры спектаклен зур кызыксыну белән карады һәм артистларны алкышларга күмде.

К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә мәктәп укучылары, яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.

Рәхим итегез!

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрының Чаллыда зур гастроле башланды Тинчурин театрының Чаллыда зур гастроле башланды Тинчурин театрының Чаллыда зур гастроле башланды Тинчурин театрының Чаллыда зур гастроле башланды Тинчурин театрының Чаллыда зур гастроле башланды