90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында 86-87 нче театраль сезонга нәтиҗә ясалды!

Быелгы үзенчәлекле йомгаклау тантанасында театрыбыз артистлары һәм хезмәткәрләре төрле номинацияләрдә: “Дебют” – Эдуард Никитин (“Акча бездә бер букча” спектаклендә Наил роле өчен); “Иң яхшы ввод” – Татарстанның халык артисты Рамил Минханов (“Гомер буе сине көтәм”, “Хыялый”, “Эх, алмагачлары!”, “Мәхәббәт баскычы” спектаклендәге рольләре өчен); “Иң яхшы эпизодик роль” – Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хәкимҗанова (“Өч аршын җир” спектаклендә Таифә карчык роле өчен); “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” – Лилия Камалиева (“Утка очкан күбәләктәй…” спектаклендә Яшь Мөнәвәрә роле өчен); “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” – Салават Хәбибуллин (“Карурман” спектаклендә Ялан би роле өчен); “Иң яхшы ир-ат роле” – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин (“Шах…Мат!” спектаклендә Прокурор роле өчен); “Иң яхшы хатын-кыз роле” – Татарстанның атказанган артисткалары Гөлчәчәк Хафизова, Зөлфия Вәлиева (“Өч аршын җир” спектаклендә Шәмсегаян роле өчен); “Иң яхшы ансамбль” (Сәхнәдә) – Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Айдар Фәтхрахманов, Илнур Байназаров (“Сәйдәш. Йокысызлык” спектаклендә Сәйдәш роле өчен); “Иң яхшы ансамбль” (Сәхнә артында) – сәхнә машинистлары Әнәс Мөбәрәкшин, Илназ Гарифуллин, Илназ Гафиятов, Айдар Лотфуллин, Айдар Мостафин; “Иң өлкән артист” – Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев; “Иң озак эшләүче хезмәткәр” – Минегөл Шәйхетдинова; “Оркестр солисты” – Алмаз Ахунов; “Сәхнә арты иясе” – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габделсамат Вәлитов; “Ел ачышы” – Илдар Шакиров; “Киңкырлы хезмәткәр” – Юлия Выборнова бүләкләнде. Котлыйбыз!!!