90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында “Өч аршын җир” спектакле премьерасына әзерлек башланды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Күптән түгел коллектив күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Спектакльнең жанры – драма. Режиссеры – М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев. Спектакльнең премьерасы 29 һәм 30 нчы ноябрьдә булачак.

Касса телефоны: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/event/1066;  https://tickets.tinchurinteatr.ru/event/1067