90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс узды

Тинчурин театрында «Ачык университет» белем бирү проекты кысаларында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс узды. «Ачык университет: Татар дастаннары ни сөйли?» дип аталган әлеге белем бирү курсы быелның декабрендә Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны буенча тәкъдим ителәчәк премьера спектакленә әзерлек уңаеннан оештырылды.

Традицион көрәш тикшеренүләре Үзәге җитәкчесе, фланкировка һәм очлы сугыш коралларын куллану буенча тренер Виктор Тарасов Тинчурин театры артистларына Алтын Урда чорында сугыш алып баруның үзенчәлекләре, ата-бабаларыбызның сугыш вакытында кулланган тактикасы турында сөйләде, артистларга төрки халыкларда шашка һәм татарларда кылыч белән идарә итү ысулларын күрсәтте.

Шунысын да искәртик: Виктор Тарасов Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Ибн Фадлан» нәфис-документаль фильмында сугышу сәхнәләрен куйганда консультант булды.

Исегезгә төшерәбез, «Ачык университет» белем бирү платформасы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә татар дастаннарына багышланган «Татар дастаннары ни сөйли?» курсын башлап җибәрде. Әлеге курс кысаларында тарих фәннәре докторы, профессор Дамир Исхаков артистларга «Идегәй: фаҗигале героймы?» дигән темага лекция укыды. Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов танылган татар язучысы, галим-фольклорчы Нәкый Исәнбәт редакциясендә «Идегәй» дастаны буенча спектакль кую эшенә кереште. Спектакльнең премьерасы 2022 елның 22 декабрендә көтелә. Спектакль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана.

Тинчурин театры матбугат хезмәте

Тинчурин театрында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс узды Тинчурин театрында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс узды Тинчурин театрында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс узды
Тинчурин театрында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс узды Тинчурин театрында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс узды Тинчурин театрында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс узды