90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында “Театр журналистлары клубы” оешты!

3 март Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан “Театр журналистлары клубы” үз эшчәнлеген башлады. Әлеге проектның инициаторы – театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов журналистларны сәламләде һәм аларга уңышлар теләде. Филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши, танылган журналистларыбыз – Люция Хәбибуллина, Рузилә Мөхәммәтова, Эльмира Нуруллина яшь журналистлар алдында үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Клуб үз эшчәнлеген даими алып барачак.