90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында «Музейлар төне»!

18 май — Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Музейлар төне» үткәрә. Театрыбызның музей хезмәткәрләре, Бөтенроссия акциясе кысаларында, спектакльдәге костюмнардан кызыклы күргәзмә оештырачак. Күренекле артистларыбыз киеп уйнаган костюмнардан торган күргәзмә күңелләрегезгә хуш килсен.