90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр

Пресс-релиз

Фестиваль җиңүчеләрен К.Тинчурин театры шефлыкка алачак.

2 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узачак.

Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын Татарстанда беренче тапкыр берләштергән мондый бәйгене Тинчурин театры оештыра. Конкурс Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.

Фестивальдә катнашу өчен мәктәп һәм гаилә театрларыннан 1 октябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы Татарстан районнарыннан 100гә якын гариза килде.

Сайлап алу турлары 7-20 октябрь аралыгында узды. Аларда Яшел Үзән, Балтач, Тукай, Тәтеш, Кайбыч, Менделеевск, Чирмешән, Саба, Арча, Мөслим, Әлки, Сарман, Балык Бистәсе, Нурлат, Зәй, Ютазы, Азнакай, Кукмара, Апас, Буа, Теләче, Минзәлә, Чистай районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 54 коллектив килеп катнашты.

Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Чыгышларны К.Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары бәяләде. Сайлап алу туры көнендә катнашучылар Тинчурин театры репертуарындагы спектакльләрне карады.

Фестиваль гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2 ноябрьдә узачак. Җиңүчеләрне К.Тинчурин театры шефлыкка алачак. Фестиваль дәвамында катнашучылар һәм җанатарлар арасында 3 смартфон уйнатылачак.

Искәртеп узыйк, фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелде.

Тинчурин театрында иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр
Тинчурин театрында иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр