90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе»нең беренче дәресе узачак

Проектның төп максаты – театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрен әзерләү.

Беренче дәрес иртәгә, 7 ноябрьдә, узачак. Проектка 140тан артык кеше теркәлде.

Беренче дәреснең программасы:

  1. Театр музеена экскурсия – 14.00
  2. «Татар театры тарихы» темасына лекция. Спикер: Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе, театр белеме белгече, «Алтын битлек» театраль премиясе эксперты – 15.00.

Дәресләрнең театрда айга 1 тапкыр узуы планлаштырыла. Лекцияләрне театр дөньясының танылган белгечләре алып барачак.

Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе»нең беренче дәресе узачак
Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе»нең беренче дәресе узачак