90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар ТАССРның халык артисты Гата Нуруллинны искә алды

13 нче июнь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм театр хезмәткәрләре ТАССРның халык артисты Нуруллин Гата Нурулла улының каберен зиярәт кылды. Артистның туган ягы – Лаеш районы Атабай авылында аның рухына дога кылынды, кабере тәртипкә китерелде һәм чәчәкләр салынды. Әлеге чарада артистның туганнары да катнашты.