90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТЕАТРЫБЫЗНЫҢ ВЕТЕРАН АРТИСТКАСЫ- ВАЛЕЕВА НУРИЯ ХАМАТ КЫЗЫН ИСКӘ АЛУ ЧАРАСЫ УЗДЫ

27 нче сентябрь Кукмара шәһәренең Мәдәният йортында Татарстанның Атказанган артисты- Валеева Нурия Хаматовнаның якты истәлегенә багышланган чара узды. Чарада, бергә эшләгән хезмәттәшен искә алырга, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, Кукмара районының Мәдәният бүлеге җитәкчесе — Рамил Бари улы Нуриев, Зур Кукмара авыл җирлеге рәисе — Галиев Марат Хәким улы һәм Зур Кукмара мәктәп директоры — Габит әфәнде Нәҗипов катнашты. Театрның ветеран артисткасы каберенә чәчәкләр салынды.
Җылы очрашуны төгәлләп, Кукмара тамашачысына К.Тинчурин театры артистлары тарафыннан узган ел премьерасы — «Алай түгел, болай ул» ( реж. Р.Заһидуллин) спектакле күрсәтелде.