90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ПИТРӘЧ РАЙОНЫ ХАЛКЫНА «ТӨШ» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кичә, 12 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Питрәч районы халкына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Төш” спектаклен тәкъдим итте. Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин Альберт Валерьевич һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фирдинант улы Фазулҗанов Тинчурин театры коллективына Питрәч халкы исеменнән рәхмәтләрен җиткерделәр. Зал тутырып килгән тамашачыларыбыз якташлары Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтованы һәм барлык артистларыбызны чәчкәләргә, алкышларга күмеп, гастрольгә кабат килүләрен чакырып озатып калдылар.

NYvSLQF9fvQ rRcuL4M89GM TPvJxZ7QFmg o5nR42DAU9g

Укырга киңәш итәбез: