90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуриннар Питрәчтә “Беренче театр” спектаклен күрсәтте

Тинчурин театрының «Беренче театр» спектаклен Питрәчтә уйнау “Пушкин картасы” проекты кысаларында узды.

Яшьләрдә мәдәният белән кызыксыну, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт уятуда актив ярдәм итә торган әлеге проект кысаларында 12 май көнне Питрәчтә “Беренче театр” тамашасы зур уңыш белән узды. Мавыгып спектакль караган мәктәп укучылары артистларны алкышларга күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми торды.

Тинчурин театры Питрәч районы мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитоновага театр мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт хаты тапшырды.

Билгеләп узыйк, “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру өчен Тинчурин театры һәр атна Казан һәм Татарстан районнарындагы уку йортларында спектакльләр күрсәтә.

Узган елның 1 нче сентябреннән яшьләр арасында Россия күләм мәдәни чараларны популярлаштыру максатыннан тормышка ашырылган “Пушкин картасы” Бөтенроссия мәдәни программасы старт алды. 5000 сумлык бу уникаль картаны “Госуслуги. Мәдәният” мобиль кушымтасы яки “Почта банк” аша 14-22 яшьтәге Россия кешеләре үзләрендә булдыра ала.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчуриннар Питрәчтә “Беренче театр” спектаклен күрсәтте Тинчуриннар Питрәчтә “Беренче театр” спектаклен күрсәтте
Тинчуриннар Питрәчтә “Беренче театр” спектаклен күрсәтте Тинчуриннар Питрәчтә “Беренче театр” спектаклен күрсәтте