90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуриннар Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына Самарага гастрольгә бара

15 сентябрьдә актер, драматург, режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тууына 135 ел тула. Юбилей уңае белән Тинчурин театры Россия шәһәрләренә гастрольләр оештыра. Беренче гастроль Самарада узачак.

Кәрим Тинчурин театры 17 сентябрьдә Самара шәһәрендә “Хыялый” спектаклен күрсәтәчәк. Самара шәһәре театр һәм Кәрим Тинчурин өчен әһәмиятле шәһәр, дип дип саный Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

“Чөнки Самарада 1920 елда 120 кешелек беренче татар студиясе оештырыла һәм анда Тинчурин укытучы, режиссер була. Әлеге студия татар театрына беренче профессиональ белем бирү урыны була. Бу студиядә Тинчуриннан Таҗи Гыйззәт, Әсгат Мәҗитов, Хөсәен Уразиков һәм башка булачак сәхнә корифейлары белем ала” -, дип сөйләде Фәнис Мөсәгыйтов.

Театр шулай ук сентябрь аенда Чувашиягә, октябрьдә Мәскәү, Иҗау, Чаллы, Түбән Кама, Баулы, Азнакай шәһәрләренә җыена.

Тинчурин театры матбугат үзәге