90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуриннар Земфира Досаеваны искә алды

Кәрим Тинчурин театры Татарстанның халык артисты Земфира Досаеваны искә алды. Аның истәлегенә театр артистлары, дуслары катнашында Коръән ашы уздырылды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнә ветераны, Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаева 2 март көнне 85 нче яшендә вафат булган иде.

Тинчурин театры музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова Земфира Досаеваны театрның сүнмәс йолдызы дип искә алды. Аның һәрвакыт театр белән элемтәдә яшәвен әйтеп узды.

Сәхнәдәше Люция Галләмова сүзләренчә, Земфира Досаева театр сәнгате тарихында тирән эз калдырып, халык мәхәббәтен, хөрмәтен казанды. Андый артистлар онытылырга тиеш түгел.

Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов татар театр сәнгате йолдызы З.Досаева иҗатының беренче көннәреннән үк үзен әйдәп баручы артистка итеп танытуын әйтеп китте.
“Ул иҗат дәверендә Фәүзия (“Әнә килә автомобиль” Ф.Яруллин), Нина (“Зарыгып көткәнем” А.Салынский), Галя (“Хыянәтче” А.Макаенок), Әминә (“Шикәрем син, балым син” А.Гыйләҗев), Хурия (“Ефәк баулы былбыл кош” А.Гыйләҗев), Мәдинә (“Җәяүле Мәхмүт” М.Кәрим), Гайнавал (“Ташкыннар” Т.Гыйззәт), Бану (“Хикмәтле доклад” К.Тинчурин), Рәсиха ( “Әниемнең ак күлмәге” Ш.Хөсәенов), Гөллия ( “Гармун уйный беләсеңме?” Т.Миңнуллин), Җиһан (“Аршин мал алан” У.Гадҗибәков), Октябрина (“Аты барның – дәрте бар” Н.Гаетбай), (Р.Хәмид “Исәнлеккә-саулыкка” Мәдинә) кебек югары профессионализм белән сугарылган бихисап рольләр башкарды” -, дип чыгыш ясады Зөфәр Харисов.

Земфира Досаева үз геройларын һәрчак тамаша дәвамында үсә барган дәрт, эчке тулылык, психологик дөреслек белән иҗат итте. Аның уенына табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде, дип искә алды Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина.

Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаева 1937 елның 12 октябрендә Мәскәү шәһәрендә артистлар гаиләсендә дөньяга килә. 1964 елда Казанга чакырыла һәм Республика татар күчмә – бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист булып эшли башлый. 1974 елда А.В.Луначарский исемендәге театр сәнгате институтын тәмамлый. 1995 елда лаеклы ялга китә.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчуриннар Земфира Досаеваны искә алды Тинчуриннар Земфира Досаеваны искә алды
Тинчуриннар Земфира Досаеваны искә алды Тинчуриннар Земфира Досаеваны искә алды